ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Үлемсез полк» акциясенә кушылды

2020 елның 1 мае, җомга

Россиядә Бөек Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк Онлайн» акциясе уза.  Татарстан Республикасында «Instagram» челтәрендә 13000 артык кеше һәм «ВКонтакте» челтәрендә 5500 артык кеше катнашкан.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты да акциягә кушылды.  Фотоларда Елена Васильевна һәм Александр Афанасьевич Макушиннар – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның бабасы белән әбисе. Александр Афанасьевич 1942 елдан бирле сугыша. Җиңүне Берлинда каршылый. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Елена Васильевна – тыл хезмәтчәне, тимер юлда эшләгән. Татарстан Республикасының Хезмәт ветераны.

 

«Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International