Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасына бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышы узды. Штаб утырышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Төзелеш министрлыгы һәм Экология министрлыгы вәкилләре катнашты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, төбәк операторларына, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнерлар урнаштыру срокларын һәм шартларын исәпкә алып, һәр муниципаль берәмлек буенча контейнерлар белән тәэмин итү программасын әзерләү кирәклеге турында искәртте.
Актаныш, Әлки, Лениногорск, Спас муниципаль районнары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекләре, аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш итүче подрядчы оешмалар, муниципалитетларның коммерция һәм бюджет оешмалары белән эш итү буенча төзелгән килешүләр саны, каты коммуналь калдыкларны чыгаруны гамәлгә ашыручы махсус техника саны, җиһазларның күпме булуы, каты коммуналь калдыкларның кайсы полигоннарга чыгарылуы, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен кулланучылардан алынган түләүләр турында сөйләде.
«Чистый Город» ҖЧҖнең төбәк операторы вәкиле үз эшчәнлеге турында хисап тотты.
Александр Груничев кайбер кисәтүләр ясады һәм муниципалитетлар вәкилләренә генә түгел, төбәк операторы вәкилләренә дә каты коммуналь калдыклар белән эш итүне яхшырту буенча йөкләмәләр бирде.
ТР Төзелеш министрлыгы вәкиле бәйрәм көннәрендә каты коммуналь калдыкларны тиешле дәрәҗәдә чыгаруны тәэмин итүне сорады.