Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре адресына юлланган барлык котлау сүзләренә кушыла, аларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек тели.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Бөек Ватан сугышында катнашкан Әминә Биктаһированы, Ефрем Данелияне, блокадалы Ленинградта яшәүче Галина Новикованы Бөек Җиңү көне белән котлады. Александр Груничев ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Казан мэры Илсур Метшинның котлау открыткаларын, Бөек Ватан сугышы турындагы җырлар һәм китаплар белән диск, шулай ук бүләк җыелмалары тапшырды.
Фотода Бөек Ватан сугышында катнашкан Е. Данелия (уң якта)