Татарстан АССР Министрлар Советының 1964 елның 23 октябрендәге 558 номерлы карары

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

РСФСР Министрлар Советы 1963 елның 12 июнендә «Егәрлеге 1000 кВт югары булган коммуналь электр станцияләреннән кулланучыларга җибәрелә торган электр энергиясенә тарифлар раслау турында» 729 номерлы карар кабул итә, әлеге карарны үтәү йөзеннән, ТАССР Министрлар Советы 1964 елның 23 октябрендә «Егәрлеге 1000 кВт түбәнрәк булган коммуналь электростанцияләреннән һәм электр энергиясен башка ведомстволардан (энергия системасыннан тыш) ала торган электр челтәрләреннән кулланучыларга җибәрелә торган электр энергиясенә тарифлар раслау турында» 558 номерлы карар кабул итә. ТАССР Коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, РСФСР Коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән килештерелгән әлеге карар нигезендә кулланучыларга (халыктан гайре) җибәрелә торган электр энергиясенә тарифлар раслана.

         Җибәрелә торган электр энергиясенең иң түбән бәясе бер киловатт-сәгать өчен 1,9 тиен тәшкил иткән һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары өчен булган. Дини мәдәният учреждениеләре һәм кооперацияләнмәгән һөнәрчелек остаханәләре, шәхси фоторәсемчеләр һәм чәчтарашханәләр өчен әлеге бәя 25 тиен исәпләнгән.

       Яңа тарифлар 1966 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кертелгән.

Документ белән тулырак итеп Сез әлеге сылтама буенча таныша аласыз:

https://kt.tatarstan.ru/rus/istoriya-tarifnoy-politiki-v-respubliki-tatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International