ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

3 июньдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының электр энергиясе тарифларын җайга салу һәм тикшереп тору бүлеге хезмәткәрләре С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында булдылар.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада "ТГК-16" ААҖ филиалы Түбән Кама ҖЭҮ базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В.Хәбибуллина катнашты.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар штабының чираттагы утырышы булып узды, анда Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшләре турында хисап тоттылар. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова алып барды.

2021 елдан башлап каты коммуналь калдыкларны урнаштыру һәм эшкәртү объектларына карата яңа бердәм таләпләр, каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен түләү исәпләүнең яңа кагыйдәләре һәм экологик хисапның яңа формалары гамәлгә керде. Ел дәвамында Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең гамәлдәге кагыйдәләрен алыштыру планлаштырыла, коммерция исәбенә алуның яңа кагыйдәләрен раслау һәм каты коммуналь калдыкларны аерым җыюны гамәлгә ашыруның яңа тәртибен, шулай ук икенчел матди ресурслар турында яңа закон проектын раслауга әзерләнәләр.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2020 ел өчен Казан шәһәренең бюджет мәгариф учреждениеләре һәм җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «ТКХ һәм төзекләндерү» дип аталган ике көнлек квалификация күтәрү программасы башланып китте. 

Дәүләт комитеты белгечләре, расланган инвестиция программасы нигезендә үткәрелә торган чаралар буенча эшләр барышы белән танышу максатында, «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар.

«Гринта» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «Татарстан Республикасында Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» гомумроссия иҗимагый оешмасы белән берлектә, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш үстерү максатын раслаган. Моның өчен «Гринта» ҖЧҖ белгечләре балаларга уен формасында калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. 


28
май, 2021 ел
җомга

2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура объектлары реестрын формалаштыру өчен мәгълүмат җыя.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International