3 июньдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының электр энергиясе тарифларын җайга салу һәм тикшереп тору бүлеге хезмәткәрләре С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында булдылар.
Әлеге чара «Электр энергетикасы турында» 2003 елның 26 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль законда каралган электр челтәре хуҗалыгы объектларының физик тузу һәм энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә, электр энергетикасы объектларының техник-икътисадый торыш күрсәткечләрен мониторинг оештыру максатларында үткәрелде.
Белгечләр электр челтәре хуҗалыгы объектларын карап чыктылар, үзәк бүлү пунктының искергәннәре урынына яңа җиһазларның мөмкинлекләре белән таныштылар. Шул исәптән, сыйфатлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итү өчен трансформатор подстанцияләре җиһазларының да торышы каралды.
Чара энергия белән тәэмин итү күләме, техник хезмәт күрсәтү характеристикасы турындагы шартлы җиһаз берәмлеген тикшерүгә юнәлдерелгән.