Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында баланс комиссиясе Казан шәһәре мәгариф учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде

2021 елның 1 июне, сишәмбе

2021 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2020 ел өчен Казан шәһәренең бюджет мәгариф учреждениеләре һәм җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Комиссия салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлешен тикшерде.

«РПО Таткоммунэнерго» АҖ, «А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты» ЮББ ФДБМУ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮББ ФДБМУ, «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮББ ФДБМУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, Шәхси эшкуар Шәмәтов Индус Кәшип улы финанс хисапларын җиткерде.

Җайга салу органы хисап документларына үткәрелгән анализны 2022 елга тарифлар билгеләгәндә игътибарга алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International