ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме икенче утырышы узды. Президиум карары нигезендә, егерме икенче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча буенча Дәүләт Советының 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Васильевна Хәбибуллина Буа муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт, 14.00 сәг.

Кабул итүгә язылу 8(84374) 3 56 41 телефоны буенча алып барыла.

2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Леонидович Штром Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Карл Маркс ур., 46 нчы йорт, 1 каб. адресы буенча 14:00 сәг. гамәлгә ашырылачак.

Кабул итүгә язылу 8(84342) 5-25-74 телефоны буенча алып барыла.

2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Станиславович Груничев Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Әгерҗе шәһәре, Гагарин ур., 13, 14.00 сәг. 8(85551) 2-16-59 Бәшәрова Гүзәл Рамил кызы.


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Александр Груничев рәислегендә узган каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча атналык штаб утырышында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе каралды.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Арча муниципаль районына барып, гражданнарны кабул итте. Гражданнарның сорауларына Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова җавап бирде.  

2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 ел өчен икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләрен карап тикшерү буенча чираттагы утырыш булып узды.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы районнарына барып, гражданнарны кабул итә.

2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.


4
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International