ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе яңа төзелеш объектларын «Водоканал» МУП һәм «Татэнерго» АҖ челтәрләренә тоташтыруга түләү раслады

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды.

Идарә утырышында «М8 микрорайоны» махсуслаштырылган төзүче оешма» ҖЧҖ объектлары: «Н. Ершов урамы буенча балалар бакчасы кертеп төзелгән 19 катлы торак йорт», Казан шәһәренең Совет районында Н.Ершов урамы, 65 адресы буенча 362 машина-урынга исәпләнгән күп катлы парковка», «Н.Ершов урамы буенча блок-модульле «котельный»ны Казан шәһәренең  «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләләре каралды.

Утырыш кысаларында, шулай ук, «УнистройДом-4» төзелеш компаниясе» махсус төзүче ҖЧҖ объекты – «Ачинская урамы буенча  «Гребно канал» торак комплексы»н  «Татэнерго» АҖ Казан җылылык челтәрләре филиалының җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләсе дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International