Бүген Түбән Камада "ТГК-16" ААҖ филиалы Түбән Кама ҖЭҮ базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В.Хәбибуллина катнашты.
Комитет электр һәм җылылык энергиясен кулланучыларны тотрыклы һәм өзлексез тәэмин итү мәсьәләләрен, шулай ук коммуналь инфраструктура өлкәсендә инвестиция программаларын законнар нигезендә җайга салу перспективаларын карады.
Утырышта катнашучылар Түбән Кама ҖЭҮ җитештерү цехларында булдылар, аның мисалында, парламент комитеты рәисе Александр Тыгин сүзләренчә, республиканың энергетика предприятиеләренең проблемалары һәм үсеш перспективалары күренә. Станция белән танышу барышында, аның директоры Сергей Олюнин җитештерү куәтләрен модернизацияләүнең төп этаплары һәм техник яктан яңадан җиһазландыру планнарын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Комитетның күчмә утырышы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, ТГК-16 дирекциясе һәм Түбән Кама ҖЭҮ вәкилләре, Комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары катнашында Түбән Кама ҖЭҮ конференцияләр залында узды.
Утырышны ачып, комитет җитәкчесе Александр Тыгин энергетика тармагында законнар нигезендә җайга салуны таләп итүче проблемалар булуын билгеләп үтте. Мондыйларга предприятиеләрне үстерүгә инвестицияләрнең нәтиҗәлелеге, җиһазларга һәм капиталь ремонтка бәяләрнең нигезсез арту мәсьәләләре керә.
Энергетика инфраструктурасы өлкәсендә инвестиция программаларын законнар нигезендә җайга салу проблемалары турындагы төп доклад белән Түбән Кама ҖЭҮ директоры Сергей Олюнин чыгыш ясады. Ул республиканың энергетика тармагында предприятиенең иң зурлардан булуы турында билгеләп үтте. Предприятие турбинаны һәм аның ярдәмче җиһазларын алыштырып, 100 МВт егәрлеген модернизацияләү хокукына ия булган. Модернизация планнарын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кулланучыларны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттыра алачаклар. Төп кулланучыларның даими рәвештә арта баруы сәбәпле, җылылык һәм электр энергиясе җитештерүнең динамик үсеш мәсьәләсе актуаль булып кала бирә.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина тармакта инвестиция программаларын җайга салу проблемалары турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда 5 яңа инвестиция программасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә кабул ителгән программаларга 4 төзәтмә расланган. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 12 инвестиция программасы проекты каралган. Инвестицияләрне кире кайтару гарантияләренең булмавы тармактагы тарифларны җайга салу механизмнарын камилләштерү юлындагы төп проблемаларның берсе, дип атады Лариса Хәбибуллина коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү бурычларын үз өстенә алган оешмалар өчен билгеләнгән тарифларның озак сроклы булуын һәм инвестицияләрне кире кайтару гарантияләрен тәэмин итү механизмын булдыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Мәсьәлә буенча фикер алышуда катнашкан депутатлар Александр Тыгин, Камил Садриев, Руслан Гыйззәтуллин, Андрей Егоров һәм башкалар энергетикларның Тарифлар комитеты һәм Монополиягә каршы хезмәт белән үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Дәүләт Советы депутаты, «ТАИФ» ААҖ генераль директорының энергетика һәм мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары Руслан Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, металл бәясе арту сәбәпле, предприятиегә китерелә торган җиһазларның кинәт кыйммәтләнүе тармакка инвестицияләр нәтиҗәлелегенә тискәре йогынты ясый һәм, ахыр чиктә, станцияләр үсешен акырыйнайтып, кулланучыларда чагылыш табарга мөмкин.
Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча комитет Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына берничә тәкъдим җиткерде. Аерым алганда, тарифларны җайга салу өлкәсендә федераль һәм республика законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне гомумиләштерергә, билгеләнә торган тарифларның реаль озак сроклы булуын тәэмин итү эшен дәвам иттерергә, коммуналь оешмаларның инвестиция программаларында расланган акчаларны формалаштыру һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен контрольдә тотуны көчәйтергә киңәш ителә.
Комитет утырышында шулай ук федераль һәм республика закон проектлары да каралды.
Көннең икенче яртысында депутатлар Түбән Кама политехника көллиятендә булдылар һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы Эксперт советы әгъзалары белән уртак утырыш үткәрделәр. Төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь өлкә өчен кадрлар әзерләү, шулай ук даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташуны оештыру турындагы законнар үтәлеше дә каралды.