2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
2021 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы узды, анда 2021 елга «РСК» ҖЧҖ өчен 1,46 сум/куб.м. күләмендә (өстәмә хак салымыннан башка) агынты суларны транспортлауга тариф кабул ителде.
2021 елның 6 июлендә Азнакай муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Азнакай шәһәренең җылылык хуҗалыгы объектларында: үзәк квартал котельнясында һәм блок-модульле котельнясында булды.
2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Халыктан алынган сорауларга Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова җавап бирде.
2021 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә узган каты коммуналь калдыклар белән эш итү штабының көн тәртибендә соңгы ике айда калдыклар чыгаруга карата мөрәҗәгатьләрнең һәм шикаятьләрнең тотрыклы рәвештә кимүе хакында билгеләп үттеләр.
2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге торышы турында фикер алышты
6 июльдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе эшли башлый.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
2021 елның 6 июленнән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе эшли башлый.