6 июльдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе эшли башлый.
Комиссия утырышлары видеоконференцэлемтә режимында узачак. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге мәсьәләләрне карау буенча утырышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Җайга салынулы оешмаларга кушылу өчен сылтама 2021 елның 30 июнендә ЛХ-26/3748/2021 номерлы хат белән җибәрелде.
Эшче тариф комиссияләрен үткәрү графигы Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.