Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эшлекле сәфәр белән Актаныш муниципаль районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының 2020 елга җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләрен карау буенча утырышы булды.
2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Актаныш муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция һәм җитештерү программаларын тормышка ашыруга мониторинг кысаларында «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ предприятиесендә булдылар.
2021 елның 7 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестиция һәм җитештерү программалары турында» 2013 елның 29 июлендәге 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция һәм җитештерү программалары үтәлешенә контрольлек кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районына «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ һәм «Әлмәт-Водоканал» АҖ предприятиеләрендә булдылар.
2021 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында каты коммуналь калдык полигоннарын карады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләре күрсәтүдән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты каралды. Закон проектын Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны үзгәртү тәртибен аңлатты. 2021 елның 6 июлендә Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев журналистлар өчен тиешле темага брифинг үткәрде.