2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Утырыш кысаларында җайга салынулы оешмалар 2022 елга су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.
Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә тиешле календарь сроклары эчендә искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк.
Тариф комиссиясе эшендә түбәндәге җайга салынулы оешмалар катнашты:
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә:
«Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДБҺБУ, Зеленодольск районы;
«Новая Тура» технополисы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, Зеленодольск районы;
«Шифалы Су - Ижминводы» шифаханәсе, Менделеевск районы.
«Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ, Әлки районы;
«Әтнә ТКХ» МУП, Әтнә районы;
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә:
«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ;
«Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ;
«Инженерлык технологияләре» ресурс белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ, Лаеш шәһәре;
«Инженерлык технологияләре» ресурс белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ, Габишево авылы;
«Энергосистема» ҖЧҖ;
«Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ;
«Тепло» ҖЧҖ.