Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе эшкә керешә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

2021 елның 6 июленнән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе эшли башлый.

Комиссия утырышларында җайга салынулы оешмалар 2022 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның якынча исәпләмәләре белән танышачак.  Тарифларны карау видеоконференцэлемтә режимында башкарылачак.  Утырышлар 11:00 сәгатьтә башлана. Тоташтыру өчен сылтама өстәмә җибәреләчәк.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышы графигы җайга салу органы сайтында урнаштырылган.

Иртәгә буласы комиссия утырышына түбәндәгеләр чакырыла:  

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ

«Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ

«РСК «Инженерлык технологияләре» ҖЧҖ Лаеш шәһәре

«Инженерлык технологияләре» ресурс белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ, Габишево авылы

«Энергосистема» ҖЧҖ (Питрәч МР)

«Энергосистема» ҖЧҖ

«Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ

«Тепло» ҖЧҖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International