2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Утырыш барышында җайга салынулы оешмалар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.
Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә тиешле календарь сроклары эчендә искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк.
Тариф комиссиясе эшендә түбәндәге җайга салынулы оешмалар катнашты:
«Буинск – Водоканал» АҖ, Буа районы;
«Теплосервис» ҖЧҖ, Зәй районы;
«СТОК» ҖЧҖ, Кукмара районы;
«Водотехносервис» ҖЧҖ, Кукмара районы;
«Кайбыч ТКХ» МУП, Кайбыч районы;
РЖД ААҖ филиалы – Казан шәһәре үзәк дирекциясенең Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы;
РЖД ААҖ филиалы – Бөгелмә районы Куйбышев дирекциясенең Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Ульяновск территориаль участогы.