Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Азнакай районында урынга чыгып, гражданнарны кабул итте

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Халыктан алынган сорауларга Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова җавап бирде.  

Гражданнарны кабул итү барышында җайга салу органы адресына алты мөрәҗәгать җиткерелде. Халык актуаль сораулар белән мөрәҗәгать итте, аларның күбесе коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен тарифлар формалаштыру һәм түләү хисаплау тәртибенә кагыла иде.  Барлык мөрәҗәгатьләргә дә Лилия Борисова тиешле аңлатмалар бирде. 

Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов, Азнакай шәһәре башлыгы Э.А.Габдрахманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International