Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге торышы турында фикер алышты

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Комиссия җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлеше турында фикер алышты.

Финанс хисапларын «Транзит» ДК, «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ, «Энергосистема» ҖЧҖ тәкъдим итте.

Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина утырышка килмәгән һәм җитди сәбәпсез финанс-хуҗалык хисапларын тапшырмаган оешмаларның башкару дисциплинасына игътибар итте.

«Баланс комиссиясе утырышында җитди сәбәпсез, җайга салу органына алдан хәбәр итмичә катнашмаган предприятиеләр комиссиянең алдагы утырышларына өстәмә рәвештә чакырылмаячак. Әлеге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык хисабы аларның катнашыннан башка гына каралачак һәм, җитешсезлекләр ачыкланган очракта, административ йогынты чаралары кулланылачак», – дип билгеләп үтте Лариса Хәбибуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International