Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
2021 елның II кварталы йомгаклары буенча җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, җылылык челтәрләре оешмаларына, мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, җылылык энергиясе чыганакларын, җылылык челтәрләрен эксплуатациядән чыгару, кулланучыларга җылылык энергиясе бирүне чикләү һәм туктату нигезләре турында мәгълүмат ачарга кирәк. Мәгълүматны ачу вакыты – квартал саен, хисап кварталыннан соң килүче айның 10 көненә кадәр. Мәгълүмат FAS.JKH.OPEN.INFO.LIMIT.WARM шаблоны форматында ачыла.
Мәгълүмат ачу буенча билгеләнгән стандартларны бозу Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 ст. нигезендә вазыйфаи затларга биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.