Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләре күрсәтүдән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты каралды. Закон проектын Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.
Парламент комитеты җитәкчесе билгеләп узганча, федераль законнарда җайга салынулы тарифлар буенча да, җайга салынмый торган тарифлар буенча да даими пассажирлар йөртү каралган. «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләре күрсәтүдән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» ТР Законы нигезендә гражданнарның ташламалы категорияләрен йөртүгә бәйле рәвештә транспорт оешмалары тоткан чыгымнар аларга ТР бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү юлы белән компенсацияләнә.
Дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен субвенцияләрнең гомуми күләме һәм муниципаль берәмлекләр арасында аны бүлү Субвенцияләр күләмен билгеләү методикасы нигезендә билгеләнә.
Методика җайга салынмый торган тарифлар буенча даими пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру очракларын исәпкә алмый. Тиешле методологик база булмау җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүче затларга субсидияләр күләмен билгеләргә мөмкинлек бирми.
Закон проекты Методиканы актуальләштерү һәм аңа гражданнарның аерым категорияләре өчен ТР территориясендә җәмәгать транспорты хезмәтләре күрсәтүдән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан ТР муниципаль берәмлекләре бюджетларына, тиешле муниципаль берәмлекләрдә җәмәгать транспортында йөрүгә җайга салынмый торган тарифлар кулланылган очракта, субвенцияләр бирүне күздә тоткан нигезләмәләр кертүгә юнәлдерелгән.
Парламент закон проектын тулаем кабул итте.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев катнашты.