Дәүләт комитеты хезмәткәрләре су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция һәм җитештерү программаларын тормышка ашыруга мониторинг кысаларында «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ предприятиесендә булдылар.
«Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ гарантияле җиткерүче статусына ия. Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре күрсәтүдән гыйбарәт.
Бөгелмә шәһәрендә 9 су алу корылмасы һәм шәһәрдәге төп корылма, Карабаш поселогында бер су алу корылмасы һәм Бөгелмә районы буенча 25 су алу җайланмасы «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ эшчәнлегенә карый. Кулланучыларга дигән су 535,68 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә. Ташландык суларны агызу буенча предприятие 168,4 км канализация челтәренә, 7 канализация-насос станциясенә, шулай ук Бөгелмә шәһәрендәге яңа биологик чистарту корылмаларына һәм шәһәр тибындагы Карабаш поселогында чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтә.
Дәүләт комитеты вәкилләре Подлесный бистәсендәге объектларны, Вязовка бистәсендәге су алу җайланмасын, Бөгелмә шәһәренең канализация чистарту корылмасын, Карабашта төзелгән яңа биологик чистарту корылмаларын карады.