2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия 2020 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.
Казан шәһәренең «Водоканал» МУП, «ПЖКХ ИК» ҖЧҖ, «Казжилстройсервис» ҖЧҖ, «Фирма Никос һәм Мария» ҖЧҖ, «Казан оптика-механика заводы» АҖ җайга салынулы оешмалары финанс хисапларын тәкъдим итте.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.