Александр Груничев эшлекле сәфәр белән Татарстанның Актаныш муниципаль районында булды

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Сәфәр барышында Комитет рәисе районның коммуналь хуҗалыгы карамагындагы һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге белән танышты, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу предприятиеләрендә («Гидросервис» ҖЧҖ, «Коммунсервис» МУП һ.б.), шулай ук «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП тарафыннан эксплуатацияләнә торган каты коммуналь калдыклар полигонында булды.

Моннан тыш, сәфәр программасы кысаларында Комитет рәисе тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты, утырыш район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә узды, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җайга салу органы адресына алынган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International