2021 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны үзгәртү мәсьәләләре буенча брифинг видеотрансляциясе

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны үзгәртү тәртибен аңлатты. 2021 елның 6 июлендә Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев журналистлар өчен тиешле темага брифинг үткәрде.

 1 июльдән Татарстан Республикасында, Россиянең барлык субъектларындагы кебек үк, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә планлы рәвештә тарифлар үзгәртелде. 1 июльдән тарифларны үзгәртү федераль законнар нигезендә 2013 елдан башлап тарифларны җайга салу реформасы кысаларында кертелде (коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тармак законнарына кертүгә бәйле рәвештә). Әйтик, 1 гыйнвардан билгеләнгән тарифлар узган елның 31 декабренә билгеләнгән тарифлардан кимрәк була ала, әмма югарырак булырга тиеш түгел.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүләрне үзгәртү федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә җайга салына. Ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе субъектлары киселешендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын билгеләү турында күрсәтмә раслый. Тарифлар ярты еллыклар буенча календарьда бүленеп, кимендә бер финанс елы чорына билгеләнә.

Татарстанда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 2021 елның 1 июленнән – 4,4%, факттагы күрсәткеч – 4,28%.

Татарстан Республикасы буенча билгеләнгән индекс күләменә туры килмәүнең рөхсәт ителгән чик тайпылышы 3% күләмендә билгеләнгән, аны индексны арттыруда объектив сәбәпләре булган аерым муниципаль берәмлекләр буенча гына кулланырга мөмкин.

Республиканың 60 муниципаль берәмлеге өчен рөхсәт ителгән чик тайпылыш белән индекслар билгеләнгән. Әлеге тайпылыш коммуналь хезмәтләр күрсәтү җыелмасы аеруча отышсыз дәрәҗәдә булган кешеләр өчен билгеләнгән.  40 муниципаль берәмлектә тайпылыш күрсәткече аралаш субсидияләүне бетерү максатларында кирәк һәм электр плитәләре булган йортлар өчен киметү коэффициенты артуга бәйле рәвештә файдаланылган. Тиңдәшле башка шартларда бу эш 2022 елга да дәвам итәчәк.

16 муниципаль берәмлектә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар үсеше йогынты ясаган. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә реформа башланганчыга кадәр калдыклар чыгарылмый торган булган. 4 муниципаль берәмлектә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларын арттыру объектив сәбәпләргә бәйле.

Тарифлар һәр оешма буенча коммуналь ресурсны гамәлгә ашыруның барлык икътисадый нигезләнгән чыгымнары һәм исәп-хисап күләме нигезендә индивидуаль билгеләнә. Һәр ресурс белән тәэмин итү оешмасының үз үзенчәлекләре, шул исәптән теге яки бу ресурсны җитештерү үзенчәлекләре бар, бер оешма өчен билгеләнгән тарифлар күләме башка оешма тарифларыннан аерылып тора.

Халык өчен билгеләнгән тарифлар исемлеге Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында, «Тарифлар» бүлегендә урнаштырылган.                                                                            

Брифинг видеотрансляциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International