2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында каты коммуналь калдык полигоннарын карады.
Карау барышында полигоннарны су һәм газ җибәрү системалары, киртәләр, үлчәү һәм махсус техника белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Янгын сүндерү савытлары булуы һәм видеокүзәтү системасының төзеклеге полигоннарның торышын бәяләүнең мөһим пункты булды.
Моннан тыш, белгечләр полигон хезмәткәрләренең эш шартларын нормативларга туры килү-килмәгә тикшерде, шулай ук эшкәртү һәм күмүгә килә торган коммуналь калдыклар күләмен исәпкә алу журналларын алып баруны да бәяләде.