ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ һәм «Әлмәт-Водоканал» АҖ уздырылган капиталь ремонт чаралары үтәлешен тикшерде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 7 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестиция һәм җитештерү программалары турында» 2013 елның 29 июлендәге 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция һәм җитештерү программалары үтәлешенә контрольлек кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районына «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ һәм «Әлмәт-Водоканал» АҖ предприятиеләрендә булдылар.

Әлеге күчмә чаралар үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларына ясалган гамәлдәге капиталь ремонт эшләрен контрольдә тоту максатларында үткәрелә.

«УПТЖ для ППД» ҖЧҖ Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында эчә торган һәм техник су белән тәэмин итүче оешма булып тора. Су чыганагы – Каманың өслектән су алу корылмасы, ул Яр Чаллы шәһәрендә Кама елгасының сул ярында урнашкан һәм аның 1-3 баскычлы насос станцияләре аша су әзерләү станциясе бар. Эксплуатацияләнә торган суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы – 264,68 км.

«Әлмәт-Водоканал» АҖ Әлмәт шәһәре территориясендә гарантияле тәэмин итүче оешма булып тора. «Әлмәт-Водоканал» АҖ «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ предприятиесеннән салкын су сатып ала, аны зарарсызландыра һәм гомуми озынлыгы 285,62 км булган су бүлү челтәренә тапшыра. Күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдаланучылар: Әлмәт шәһәре, Түбән Мактама, Кәләй авыл җирлеге халкы, бюджет һәм башка төр кулланучылар.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «ППД өчен УПТЖ» ҖЧҖ һәм «Әлмәт-Водоканал» АҖ вәкилләре белән берлектә, оешмалар тарафыннан чыгымнары 2020 елгы тарифларда исәпкә алынган капиталь ремонт чаралары үтәлешен тикшерде. Шулай ук Әлмәт шәһәрендәге Полевая-Герцен-Автомобильчеләр урамнарында торгызылган тораклар өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен төзү эшләре белән дә таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International