Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының 2020 елга җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләрен карау буенча утырышы булды.
Экспертлар советы 2020 ел нәтиҗәләре буенча «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ, «ТГК-16» АҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ инвестиция программалары үтәлешен тикшерде.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге инвестиция программалары, җайга салу органы белән килештереп, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан раслана.
«ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ инвестиция программасы 2020-2024 елларга расланган. 2020 елга су белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешма гомуми суммасы 132,9 млн.сумлык 61 инвестиция чарасын раслаган, шул исәптән финанслау чыганаклары буенча: амортизация – 26,9 млн.сум, технологик тоташтыру өчен түләү – 106,0 млн.сум. Хисап тапшырыла торган 2020 ел нәтиҗәләре буенча үзләштерү 71,7 млн.сум, ягъни расланган финанслау суммасына карата 54% тәшкил иткән. «Амортизация» тариф чыганагы буенча финанс чараларын үзләштерү 100% булган. Барлыгы 53 инвестиция чарасы үтәлгән.
Ташландык суларны агызу өлкәсендә оешма 120,3 млн. сумлык 43 инвестиция чарасын раслаган, шул исәптән амортизация чыганаклары буенча – 40,0 млн.сум. Инвестиция программасы буенча фактик үзләштерү – 83,3 млн.сум, ягъни расланган финанслау суммасына карата 69%, шул исәптән амортизация чыганагы буенча – 100%. 39 инвестиция чарасы үтәлгән.
Оешма ресурслардан файдалану нәтиҗәлелегенең планлаштырылган күрсәткечләренә ирешкән, шулай ук агынты суларны чистарту һәм транспортлау буенча технологик процесста кулланыла торган электр энергиясенең чагыштырма чыгымын киметү, эчәргә яраклы суның сыйфат күрсәткечләрен дә яхшырткан.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программалары җайга салу органы тарафыннан раслана. (https://kt.tatarstan.ru/investitsionnie-programmi-reguliruemih.htm)
2019-2023 елларга «ТГК-16» АҖнең инвестиция программасы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.10.2018 ел, №314 боерыгы белән, 2020 ел чараларына төзәтмәләр кертүне исәпкә алып (18.11.2020 ел, № 466/2020) расланган.
2019-2023 елларга «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖнең инвестиция программасы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.10.2018 ел, № 315 боерыгы белән, 2020 елгы чараларга төзәтмәләр кертүне исәпкә алып (20.11.2020 ел, № 468/2020) расланган.
2020 ел нәтиҗәләре буенча «ТГК-16» АҖ – 22 инвестиция чарасының 21сен, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ планлаштырылган 9 чараны үтәгән. «ТГК-16» АҖнең инвестиция программасын фактта үтәү 550 млн.сум (чыганак – амортизация), ягъни расланган финанслау суммасына карата 122% тәшкил итә. «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ инвестиция программасының фактик үтәлеше 380 млн. сум булган яисә расланган финанслау суммасына карата 101% тәшкил итә. «Амортизация» тариф чыганагы буенча финанс чараларын үзләштерү – 96,9 млн.сум яки расланган финанслау суммасына карата 100%. Шуның белән бергә, инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләре буенча ике оешма да расланган инвестиция программаларында теркәлгән энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең пландагы күрсәткечләренә ирешә алмаган.
2020 елда оешмалар тарафыннан инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләре җайга салу органы тарафыннан 2022 елга тарифларны раслаганда исәпкә алыначак.