ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе торак-коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендәге технологик тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2022 елның 20 апрелендә булачак квартал коллегиясе кысаларында, торак-коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендә технологик тоташтыруның катлаулы мәсьәләләрен карап тикшерү күздә тотыла.

Утырышта җайга салына торган оешмалар, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Чара барышында газга тоташтыру программасында катнашучылар (мөрәҗәгать итүчеләр, башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары) белән үзара бәйләнештә барлыкка килә торган мәсьәләләр, инженерлык челтәрләренә тоташтырыла торган йөкләнешнең чик күләмен арттыру турындагы тәкъдимнәр каралачак.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фроловның инфраструктура проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре, ТР территорияләрен төзүнең перспектив планын карап тикшерү турындагы доклады тыңланачак, шулай ук катнашучылар электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне җайга салганда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән электр челтәрләренең үзара бәйләнешен цифрлаштыру процессы механизмы белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International