Лариса Хәбибуллина ТР Һөнәри берлекләр федерациясенең һөнәри берлек кадрлары өчен оештырылган семинарда катнашты

2022 елның 15 апреле, җомга

ТР Һөнәри берлекләр федерациясенең һөнәри берлек кадрлары өчен традицион рәвештә уздырылучы семинар кысаларында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина республиканың һөнәри активы белән очрашуда ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе – ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, «Лето» республика үзәге» ДБУнең беренче урынбасары Илдар Дәүләтчин, «Ял» шәһәр үзәге» МБУ директоры Константин Крайнов һәм «Черноморец» республика үзәге» ДБУнең сәүдә бүлеге җитәкчесе Алинә Вәлиева белән күреште.

Семинарда торак-коммуналь хезмәтләр һәм торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар, шулай ук балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндер чараларын оештыру белән бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Лариса Хәбибуллина «Татарстан Республикасының коммуналь өлкәсендәге тариф сәясәте турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады, анда Татарстан Республикасында тариф барлыкка килү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Чыганак: https://proftat.ru/o-zhkh-tarifah-i-detskom-letnem-otdyhe

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International