ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр белән очрашуны дәвам итә

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Әлки муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Халыкның сорау һәм мөрәҗәгатьләренә җитәкче урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.   

  Барлык гражданнар да үзләрен районның үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына техник тоташтыру мәсьәләсе борчыуын белдерде.  Әлеге процессның мөмкинлекләре һәм механизмнары күп фатирлы торак йортларга, шулай ук социаль объектларга да кагыла. 

Район белән танышу барышында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле «Алькеевские коммунальные сети» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты, Базарлы Матак авылындагы канализациянең биологик чистарту корылмаларында булды.  Моннан тыш, Лилия Борисова газга тоташтыру этабындагы торак йортларга да керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International