ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында «Торак-коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендә технологик тоташтыруның проблемалы мәсьәләләре» темасына коллегия утырышы булачак

2022 елның 15 апреле, җомга

Коллегиянең төп темалары:

 - торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика өлкәсендә технологик тоташтыру өчен оптималь шартлар сайлау;

- түләве индивидуаль рәвештә билгеләнүче, тоташтырыла торган йөкләнешнең чик күләмен арттыру тәкъдиме турында;

- гражданнарны газга тоташтыру: мөрәҗәгать итүчеләр, башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнештә булган проблемалы мәсьәләләр һәм оптималь карарлар кабул итү;

- «Сетевая компания» АҖнең Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне җайга салганда үзара хезмәттәшлек итү процессын цифрлаштыру;

- якын киләчәктә инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында. Татарстан Республикасы территорияләрен төзүнең перспектив планы.

- Татарстан Республикасы сәнәгатен, сәнәгать һәм икътисади зоналарны үстерүнең перспектив планы.

Чарада «Челныводоканал» ҖЧҖ, «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖ, «Сетевая компания» АҖ, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да катнашачак.

Утырыш 2022 елның 20 апрелендә 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Карл Маркс урамы, 66 йорт, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасы.

Элемтә өчен телефон: (843) 221-82-34, матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International