Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эш штабы утырышы булып узды.
Зәй һәм Азнакай муниципаль районнарының башкарма комитеты вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.
ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина башкарма комитетларга әлеге районнарның төбәк операторлары белән берлектә, рәсми сайтларга урнаштырып, каты коммуналь калдыкларны чыгару графигына оператив рәвештә актуаль мәгълүмат кертүнең кирәклеге турында хәбәр итте. Шулай ук, санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, кулланучыларның чүп чыгару ешлыгына булган ихтыяҗын исәпкә алып, графиктагы үзгәрешләрне өлешчә яңадан карарга тәкъдим ителде.
Республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә гражданнарның «Халык контроле» системасы аша кабул ителгән хәбәрләрен карау нәтиҗәләре турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Индира Вәлиуллина чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, төбәк операторларына юнәлтелгән шикаятьләр даими рәвештә килә тора, әмма бу юнәлештәге хәбәрләр кимүгә бара. Халык бигрәк тә контейнерлар һәм мәйданчыклар җитәрлек булмавына, чүпне вакытында алып китмәү, моңа караган мәгълүматның факттагы күрсәткечләр белән туры килмәвенә зарлана.