2021 елның декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны су транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру буенча үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча «Татфлот» АҖ җиңүче булып билгеләнде. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татфлот» АҖ арасында яңа килешү 2021 елның 30 декабрендә төзелде һәм 21 номер белән теркәлде. Элек пассажирларны йөртү өчен «СК «Татфлот» АҖ җаваплы иде, тариф 2018 елда билгеләнгән иде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына «Татфлот» АҖнән, кышкы чорда «Казан – Югары Ослан» маршрутыннан тыш, пассажирлар һәм багаж йөртү маршрутларын саклап калып, 2022 елга шәһәр яны элемтәсендәге тиз йөрешле һәм су сыйдырышлы судноларда пассажирлар һәм багаж йөртүгә карата тарифлар билгеләү турында тәкъдим килде.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елгы навигациягә пассажир суднолары расписаниесе кысаларында пассажир навигациясен ачу 2022 елның 30 апреленә планлаштырылган.
Билгеләнгән срокларны исәпкә алып, 2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шәһәр яны тиз йөрешле һәм су сыйдырышлы судноларда елга транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүгә карата тарифлар билгеләде.
Тәкъдим ителгән дәлилләү документларын анализлау кысаларында һәм аеруча зур сорауга ия булган «Татфлот» АҖ маршрутлары өчен инфляция процессларын исәпкә алып түбәндәге тарифлар билгеләнә:
«Казан – Болгар» маршруты (тиз йөрешле судноларда) - 397 сум.;
«Казан – Зөя» маршруты (су сыйдырышлы судноларда) - 137 сум.