Татарстан Республикасы хөкүмәте утырышында «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дип аталган дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган Татарстан Республикасы хөкүмәте утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар 2021 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дип аталган дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2035 елга кадәрге чорга бурычлар турында энергияне саклап тоту буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында хисап тоттылар, шулай ук республикада энергия системасы һәм энергетика инфраструктурасы үсеше этапларын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International