ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Идел буе федераль округында энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау буенча зур халыкара күргәзмә-форумда булды.
Чара Россия һәм чит ил белгечләренә энергетика өлкәсендә тәҗрибә алмашырга, тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Күргәзмә-форумда федераль һәм республика хакимият органнары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, Россия һәм чит ил фәннәре делегациясе вәкилләре, шулай ук Россия төбәкләренең предприятие белгечләре катнашты.