ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Коммуналь хезмәтләрне башкаручы, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милегенә хезмәт күрсәтү турындагы нигезләмәне үз эченә алучы күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзү нигезендә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милке составына керә торган инженерлык коммуникацияләренең, исәпкә алу җайланмаларының һәм башка җиһазларның күпфатирлы йортта яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча зарури ресурсларны җиткерү өчен даими әзерлеген тәэмин итәргә бурычлы. Милекне карап тоту, шул исәптән, кулланыла торган ресурсларны исәпкә алу буенча коллектив (гомумйорт) җайланмаларыннан тиешенчә файдалануны да үз эченә ала.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казан-Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итүче икекатлы поездлар ярты ел өчен чирек миллионнан артык пассажир ташыган. Беренче рейс 2015 елның 2 июнендә “Казан-1” тимер юл вокзалыннан тантаналы төстә озатып җибәрелгән иде.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, 30.12.2015, № 7-6/т карары нигезендә, Чаллыда барлык транспорт төрләре – автобус һәм трамвай өчен пассажирлар һәм багаж ташу буенча түбәндәге зурлыкларда бердәм тариф билгеләде:

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Казанда 14 автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәртелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тиешле карарга имза салды. Әлеге документ Казан МБ Документлар җыентыгында бастырылган. Әлеге үзгәрешләр шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм пассажир ташуларның иминлеген арттыру өчен кертелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 26 ноябрендә Казан ш. Совет районы буенча 12 номерлы суд кишәрлегенең җәмәгать судьясы, Дәүләт комитеты тарафыннан РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше “Административ штрафны вакытында түләмәү” нигезендә Дәүләт комитеты элек салган 50 мең сум күләмендәге штрафны түләмәгән өчен кузгатылган административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү нәтиҗәсендә,  100 мең сум күләмендә җәза билгеләү хакында карар чыгарды, бу исә түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмен тәшкил итә.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2015 елның 9 ноябрендәге “Казан ш. аэропортында “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар (җыемнар) раслау турында”гы 1055/15 номерлы боерыгы нигезендә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ самолетларына хезмәт күрсәтү өчен чик күләмдәге максималь җыемнар һәм тарифлар билгеләнде.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм кайнар су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясе тапшыру өлкәләрендә мәгълүмат ачу буенча яңартылган  шаблоннар Дәүләт комитетының kt.tatarstan.ru рәсми сайтында “Мәгълүмат ачу” > “Мәгълүмат ачу рәвешләре” бүлегендә урнаштырылган.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 10 декабрендәге утырышында “ТР гомумбелем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләрен билгеләү турында”гы мәсьәлә карап тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International