ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

Төбәк операторы сатулашуларны гамәлгә ашмаган таныган очракта, транспортлауны гамәлгә ашырылмыйча калган аукцион бәясеннән дә кыйммәтрәк булмаган бәягә башкарырга тиеш.

Бу хакта Сочида Монополиягә каршы хезмәтнең гамәли тариф семинары кысаларында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Электр энергетикасын җайга салу идарәсе җитәкчесе Дмитрий Васильев сөйләгән.

«2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» Россия МФХ гамәли семинары материаллары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында басылып чыкты.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән темага Россия МФХ гамәли семинары мәйданчыкларында һәм семинарның эш төркемнәрендә эшләвен дәвам иттерә.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Монополиягә каршы федераль хезмәтнең «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән гамәли семинарының дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Н.Р. Белалеевага Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтеннән «Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең эксперт төркемендә типик бәяләмә проектларын әзерләүдә актив эшләгән өчен» рәхмәт белдерелде.  

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән темага Россия МФХ гамәли семинары мәйданчыкларында һәм семинарның эш төркемнәрендә эшләвен дәвам иттерә.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төзелә торган шәһәр объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу коммуналь челтәрләренә тоташтыру өчен түләү раслады.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген тикшерү буенча эшче штаб утырышы булып узды. 


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы оешмаларына 2021 елның 1 маена кадәр  тоташтыруга тарифлар (түләү ставкалары) билгеләү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә оешмаларның бары тик 22%ында гына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыруга тарифлар бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International