ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләнгән тарифлардан башка гына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре күрсәтүнең нәрсәгә китереп чыгарачагы турында аңлатты

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы оешмаларына 2021 елның 1 маена кадәр  тоташтыруга тарифлар (түләү ставкалары) билгеләү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә оешмаларның бары тик 22%ында гына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыруга тарифлар бар. Расланган тарифлардан башка эшләү объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтырганда төзүчеләрнең хокукларын кысрыклауга китерергә мөмкин.

Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы оешмаларының законсыз гамәлләре төгәл булмаган тоташтыру схемалары барлыкка килүгә китерә. Алга таба йорт салучылардан су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын кабул итүче (сатып ала яки арендага ала) һәм гарантияле оешмадан үз хезмәтләре өчен түләү ала торган, шул рәвешле соңгы тарифка кертелә торган чыгымнарны арттыра торган хуҗасыз челтәрләр яки катнаш оешмалар барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт комитеты бәя куюның билгеләнгән тәртибен бозу вазыйфаи затларга –  50 000 сум (яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү) һәм юридик затларга 100 000 сум күләмендә административ штраф салып, административ җаваплылыкка китерә дип искәртә.

Җайга салу органы, шулай ук, җирле үзидарә органнарына гражданнар арасында суүткәргеч-канализация челтәрләренә кушылу тәртибе турында тиешле аңлату эшләре алып бару кирәклеге турында да мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International