Каты коммуналь калдыклар буенча эшче штаб калдыклар белән эш итү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты өчен борчыла

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген тикшерү буенча эшче штаб утырышы булып узды. 

Утырыш Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, җирле үзидарә органнары, төбәк операторлары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Штаб муниципаль берәмлекләрдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турындагы мәсьәләне күтәрде. Ике шәһәр округы һәм Лаеш муниципаль районы тагын тәнкыйть утына тотылды. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр еш кына чүп-чарны контейнер мәйданчыкларыннан вакытында чыгармауга зарлана. Аерым алганда, Константиновка бистәсендә һәм Комлы Кавал авылында каты коммуналь калдыкларны чыгару графигының берничә тапкыр өзлегүе турында билгеләп үтелде.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү барышы турында шулай ук Нурлат һәм Саба муниципаль районнары вәкилләре дә хисап тотты. Штаб районнарда каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен кирәкле егәрлекләр булмау проблемасын да күтәрде. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе бәяләвенчә, полигоннар шактый йөкләнгән, Нурлат полигонында калган сыйдырышлылык күләме иң күбе 2,5 елга гына җитәрлек, ә Шәмәрдән полигонында андый мөмкинлек 2022 елда ук бетәчәк. Полигоннар торышына бәйле вәзгыять турында штаб әгъзалары якын арада Татарстан Республикасы Экология министрлыгы вәкилләре белән фикер алышырга ниятли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International