Александр Груничев Татарстан Республикасында тарифларны җайга салуның санлы процессларын кертү турында сөйләде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Монополиягә каршы федераль хезмәтнең «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән гамәли семинарының дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады.

Чыгышның темасы Татарстан Республикасында тарифларны җайга салуның цифрлы процессларын гамәлгә кертүнең актуаль мәсьәләләре булды.

Александр Груничев билгеләп үткәнчә, Дәүләт комитеты бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарын цифрлаштыру буенча Россия Федерациясе субъектлары тәҗрибәсен актив өйрәнә. Төбәкләрнең җайга салу органнары белән оператив хезмәттәшлек итү максатларында Дәүләт комитеты тарафыннан Тарифларны җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләре советы төзелгән. Хәзерге вакытта Совет составында Россия Федерациясенең 70тән артык субъекты катнаша.

Дәүләт комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, Россия төбәкләрендә цифрлы процессларны гамәлгә кертүдә уңай тәҗрибә тупланган.  Күпчелек субъектларда «Платформа» ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән региональ мәгълүмат системалары һәм программа продуктлары кулланыла. Әмма, шуның белән бергә, бик яхшы форматлары да бар. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар комитетында һәм Саха (Якутия) Республикасының Бәя сәясәте буенча дәүләт комитетында үз эшләнмәләре кулланыла.

Александр Груничев Татарстандагы җайга салучы орган эшчәнлеген цифрлаштыру мәсьәләсендә Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү, төбәк мәгълүмат системасының башка мәгълүмат системалары белән интеграцияләү, халык белән тагын да уңайлырак хезмәттәшлек итү өчен мобиль кушымта эшләү, барлык җайга салынулы оешмалар белән электрон документ әйләнеше, Дәүләт комитеты эшчәнлеген цифрлаштыруның юл картасын эшләүне аерым басым ясап әйтте.

Александр Груничев хәбәр иткәнчә, Дәүләт комитетының Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасын модернизацияләү тәкъдимнәре электр энергетикасы өлкәсендә тарифлар һәм гарантияле тәэмин итүче белән тәэмин итүченең өстәмә түләүләрен исәпләү һәм башка мәгълүмат системалары белән интеграцияләү өлешендә Татарстан Республикасын цифрлы трансформацияләүнең өч еллык планы проектына кертелгән.

Дәүләт комитетында 13 дәүләт хезмәте гамәлгә ашырыла һәм, беренче чиратта, Александр Груничев сүзләренчә, аларны автоматлаштыру бурычы тора.

Дәүләт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, республикада кулланыла торган БДАМС компонентларының гомуми саны 5 ел эчендә 41 башлап 71 кадәр арткан.   БДАМС системасын финанслау ел саен «Ачык Татарстан» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла һәм ел саен 3 млн.сум тирәсе тәшкил итә.

Болар белән берлектә, А.Груничев сүзләренә караганда, барлык субъектларда да төбәкнең үз системасын оештыру һәм эшләүгә финанс ярдәме юк. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт комитеты коммуналь өлкәдә бердәм тариф заявкаларын һәм типлаштырылган эксперт бәяләмәләрен эшләү бурычын алга куя.

«Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең һәр субъекты, үз мөмкинлекләре һәм булган финанслау чарасыннан чыгып, тариф заявкаларына мәгълүмати якын килүне гамәлгә ашыра. Кызыклы хәл килеп чыга: исәпләү методикасы бер, ә җайга салу алымнары – төрле. Дәүләт комитеты инде берничә ел дәвамында типлаштырылган тариф заявкаларын һәм эксперт бәяләмәләрен закон чыгару дәрәҗәсендә беркетү инициативасы белән чыга, бу финанслауны киметергә һәм аларны алга таба цифрлаштыру процессларын автоматлаштыру кысаларында бердәм якын килүне тәэмин итәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт бу юнәлештә эш алып бара, һәм Татарстан да бу юнәлештә актив катнаша. Без үзәкләштерелгән макетларны куллану буенча сынау төбәге булырга әзер», – дип ассызыклады А.Груничев.

Ул шулай ук Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләвенең чик индексларын, республиканың бердәм исәп-хисап үзәге коммуналь хезмәтләре өчен исәпләү системасы белән интеграцияләү юлы белән, конкрет гражданнарның факттагы түләүләренә максималь якынайту бурычы куелуы турында да хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International