Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Н.Р. Белалеевага Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтеннән «Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең эксперт төркемендә типик бәяләмә проектларын әзерләүдә актив эшләгән өчен» рәхмәт белдерелде.  Дәүләт комитеты хезмәткәрен «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән гамәли семинар барышында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев лаеклы бүләк белән котлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International