Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елда инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында объектларга йөри башлады.
Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык туган көне билгеләп үтелә. Дәүләт комитетында «Минем гаиләмнең туган телләр атласы» дигән балалар конкурсы узды, анда Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең балалары катнашты.
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна-2021» республика акциясе башланып китте. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре әлеге акциядә катнашты.
Бүген «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүне оештыру өлкәсендә законнар нигезендә җайга салуның иң яхшы тәҗрибәләре һәм мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышында чираттагы мәртәбә Казан шәһәрендә һәм Лаеш районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы тема каралды.
2021 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды.
2021 елның 1 кварталында уздырылган контроль чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, гомуми суммасы 514 мең сумлык штраф салып, кайбер җайга салынулы оешмаларны административ җаваплылыкка тартты. Тарифларны җайга салу өлкәсендә законнарны бозган өчен сигез юридик һәм алты вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салына торган оешмаларның 2020 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булды.
Җайга салынулы эшчәнлек төрләре буенча хисап мәгълүматының сыйфатын һәм оперативлылык дәрәҗәсен арттыру өчен, Татарстан Республикасы коммуналь комплексы оешмаларына ярдәм йөзеннән, махсус веб-сервис эшләнгән.