Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән темага Россия МФХ гамәли семинары мәйданчыкларында һәм семинарның эш төркемнәрендә эшләвен дәвам иттерә.
Бүген Татарстанда җайга салу органы вәкилләре Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте каршындагы Электр энергетикасы һәм ТКХ мәсьәләләре буенча эксперт советлары утырышларында катнаша.
Гамәли семинарның көн тәртибендә тарифларны җайга салуны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу каралган. Элегрәк Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең семинар мәйданчыкларында эксперт бәяләмәләренең һәм тариф заявкаларының бердәм формасы тәкъдир ителде. Эксперт бәяләмәләрен һәм тариф заявкаларын унификацияләү җайга салу органы экспертлары тарафыннан тәкъдим ителгән тариф чишелешләренең параметрларын реаль вакыт режимында күзәтеп торырга һәм башлангыч этапта закон бозу очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарифларны җайга салу буенча дәүләт функцияләрен кулланучылар өчен максималь уңайлы цифрлы сервисларга күчерү планнары турында да хәбәр итте.
Гамәли семинар материаллары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.
Монополиягә каршы федераль хезмәте семинарның иң кызыклы вакыйгаларын үзенең Telegram-каналында үткәрәчәк – t.me/fasrussia.