2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештырган идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшендә катнашты.
Күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыру, Татарстан Республикасында нәтиҗәле рәвештә мәгълүмат һәм документлар белән эшләү өчен шартлар тудыру максатларында, Дәүләт комитеты җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасыннан файдаланырга тәкъдим итә.
2021 елның 8 апрелендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтендә «Альтехносервис» ҖЧҖ гаризасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына карата бәхәсләрне һәм каршылыкларны карау буенча комиссия утырышы булды. Ресурс белән тәэмин итүче оешма кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә җайга салучы орган тарафыннан билгеләнгән тарифка карата дәгъва белдерде.
2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис Александр Груничев җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген тикшерү буенча эшче штаб утырышы булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «ТАИФ-Магистраль» ҖЧҖ филиалы «Набережные Челны» елга порты» тарафыннан флотка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 29.04.2011 № 7-22/т карарын үз көчен югалткан дип таныды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалардан 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар буенча гаризалар кабул итә башлады.
Матбугат өчен мәгълүмат
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга инвестиция программалары проектларын кабул итә башлады
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 22.03.2021 ел, № Пр-42/2021 боерыгы нигезендә, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча Дәүләт комитетының баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм Дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.
Стационар, ярымстационар рәвешләрдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләнде
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының гомуми тәэмин итү һәм эшчәнлек башкару бүлеге җитәкчесе Светлана Якупова 2020 елда һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертү өчен конкурс аша сайлап алуда җиңүчеләрнең берсе булды.