ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ коммуналь челтәрләренә яңа төзелгән биналарны тоташтыру өчен түләү раслады

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төзелә торган шәһәр объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу коммуналь челтәрләренә тоташтыру өчен түләү раслады.

Казанда «Водоканал» МУП коммуналь челтәрләренә Киров районындагы күпкатлы торак йортлар һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең тикшерү изоляторы тоташтырылачак. Чаллыда «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ коммуналь челтәрләренә ике күпкатлы торак йорт тоташтырылачак.

 

Идарә әгъзалары оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән исәпләмә һәм нигезләү материалларын һәм Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе бәяләмәләрен карады.

Түләү күләмен билгеләгәндә Дәүләт комитеты тариф билгеләү турында оешмаларның тәкъдимнәрендә китерелгән белешмәләрнең дөреслегенә бәя бирде. Шулай ук җайга салучы орган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен төзүгә, су алу корылмаларын реконструкцияләүгә, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә һәм насос станциясен төзүгә киткән чыгымнарның икътисадый нигезлелеген дә карады.

Тәкъдим ителгән проект-смета документациясен анализлау нәтиҗәләре буенча, тоташтыруга оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә торган түләү күләме, икътисадый нигезсез чыгымнарны исәпкә алып, төзәткәләнде һәм башлангыч тәкъдимнәрдән «Водоканал» МУП өчен – 11%, «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ өчен 12% киметелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International