Төбәк операторы сатулашуларны гамәлгә ашмаган таныган очракта, транспортлауны гамәлгә ашырылмыйча калган аукцион бәясеннән дә кыйммәтрәк булмаган бәягә башкарырга тиеш.
Каты коммуналь калдыклар өлкәсендә хокукый җайга салуның соңгы яңалыклары «Тариф компаниясе 2021. Каты коммуналь калдыклар өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салу системасын үстерү» дигән түгәрәк өстәл утырышының мөһим темасына әверелде, әлеге чара Россия МКФХ «Тарифларны җайга салуны үстерүнең стратегик максатлары» дигән гамәли семинары кысаларында үткәрелгән иде.
Аларга Монополиягә каршы хезмәт тарафыннан этәргеч бирелгән һәм РФ Хөкүмәтенең 18.03.2021 ел, № 414 карары белән расланган. Әйтик, 31 марттан башлап, төбәк операторы үзенең статусыннан мәхрүм ителгән очракта, яңа төбәк операторы элеккеге оешма өчен билгеләнгән тариф буенча эшли ала. Элек мондый мөмкинлек булмады, бу чүп-чар коллапсаларына китергән, чынки яңа төбәк операторы халыктан җыелган чүп-чарны чыгара алмый иде.
Монополиягә каршы федераль хезмәт инициативасы буенча каты коммуналь калдыкларны транспортлау чыгымнарының һәм лизинг чыгымнарының икътисадый нигезләнгән күләмен ачыклау тәртибе билгеләнгән. Моңа кадәр мондый тәртип юк иде, шуның аркасында төбәк операторлары тарифларга икътисадый нигезсез чыгымнарны кертә һәм тарифның үзен дә арттыра ала иде. Бу яңалык төбәк операторының иң чик тарифында транспортлауга киткән чыгымнарның 60-95% кадәр булуы аркасында – аеруча мөһим.
Моннан тыш, сатулашуны үткәрү кагыйдәләренә дә төзәтмәләр кертелгән, шулар нәтиҗәсендә төбәк операторы өчен каты коммуналь калдыкларны транспортлау хезмәте күрсәтү бәяләре формалаштырыла. Хәзер аукцион предметының бәясе чималны куллану, башкарыла торган эшләрнең (күрсәтелә торган хезмәтләрнең) икътисадый һәм технологик нигезләнгән күләмнәрен кулланып билгеләнә. Элегрәк ул коммерцияле тәкъдимнәрне соратып алу юлы белән чыгым статьялары буенча тәгаенләштерелмичә генә билгеләнгән иде.
Ә сатулар узмаган дип танылган очракта, төбәк операторы, подрядчыларны җәлеп итмичә генә, каты коммуналь калдыкларны бары тик мөстәкыйль рәвештә генә, гамәлгә ашмаган аукцион бәясе буенча транспортлый. Мондый мөмкинлек булмаганда, мисал өчен, төбәк операторында махсус техника булмаса, ул яңа аукцион үткәрергә тиеш.
Әлеге яңалык кертелгәнчегә кадәр, намуссыз төбәк операторлары еш кына аукционда катнашучылар булмаслык хәлләр китереп чыгара торган булганнар, нәтиҗәдә сатулашулар узмаган дип таныла торган булган. Аерым алганда, алар отышлы булмаган конкурс документациясен әзерләгән һәм аңа үтәлми торган һәм кызыклы булмаган шартларны кертеп, бәясен киметә торган булганнар. Шуннан соң югарырак бәядән үзләренең «кесәдәш» подрядчылары белән килешү төзегәннәр, бу исә сатулашуда катнаша торган башка затларны каты коммуналь калдыкларны транспортлау базарында эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән.
Барлык үзгәрешләрнең максаты – кулланучылар һәм төбәк операторларының икътисадый мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагының инвестиция җәлеп итү дәрәҗәсен арттыру.
Шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт санкцияләнмәгән чүплекләрне вакытында бетерү, шулай ук аларны дәүләт һәм муниципаль җирләр өчен бетерү үзенчәлекләрен билгеләү процедурасына да төзәтмәләр кертергә планлаштыра. Хәзерге вакытта ведомствода РФ Хөкүмәтенең Каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан тиешле карар проекты карала.