2021 елның 1 кварталында уздырылган контроль чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, гомуми суммасы 514 мең сумлык штраф салып, кайбер җайга салынулы оешмаларны административ җаваплылыкка тартты. Тарифларны җайга салу өлкәсендә законнарны бозган өчен сигез юридик һәм алты вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Аерым алганда, бәя кую тәртибен бозган өчен «Камаз-Энерго» ҖЧҖ, «ТатКамСтрой» ҖЧҖ, «ЖКУ» ҖЧҖ, «Энергосистема» ҖЧҖ, «ТГК-16» АҖ, шулай ук «Куралово» МУП, «ЖКУ» ҖЧҖ вазыйфаи затлары җәлеп ителгән.
«Коммунсервис» ҖЧҖ һәм «Чиста шәһәр» ҖЧҖ вазыйфаи заты каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын бозган өчен җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына законда каралган мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен «Буинское ПТС» АҖ, «Буинск-Водоканал» АҖ, шулай ук «Сельхозжилсервис» МУП, «Буинское ПТС» АҖ, «Буинск-Водоканал» АҖ вазыйфаи затлары административ җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, контроль-күзәтчелек вәкаләтләре кысаларында җайга салучы оешма ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга планлы тикшерүләр дә үткәрде, алар барышында «ТГК-16» АҖ, «Таткоммунэнерго» РПО АҖ тарафыннан җайга салынулы тарифлар өлкәсендә закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланды.
Шулай ук Дәүләт комитетында оешмалар тарафыннан тиешле хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар да күрелә. Әлеге чорда җайга салу органы тарафыннан 63 кисәтү бирелгән. Аларның күбесе энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру буенча хисап тапшыру буенча хисаплылыкны бозуга кагыла.