Бүген «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Форум программасы энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, зур һәм бүленгән энергетика үсеше, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану, энергетика комплексында цифрлаштыру, водород энергетикасы мәсьәләләре буенча чараларны үз эченә ала.
Форумны уздыру көнендә «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды, ул 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Утырышта республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасында энергомашина төзелешен үстерү, Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, шулай ук Россия Федерациясе энергетика машина төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнаша. Моннан тыш, Дәүләт комитеты вәкилләре Татарстан халыкара форумының түгәрәк өстәлләрендә дә катнаша.