2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салына торган оешмаларның 2020 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булды.
Комиссия әгъзалары 2020 елга су белән тәэмин итү, ташландык су агызу, җылылык энергиясе, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.
«Прогресс» МУП, «Фламинго» ҖЧҖ, «Промочистка» ҖЧҖ, «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ, «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының ТКХ идарәче компаниясе» МУП финанс хисапларын тәкъдим итте.
Хисап документларына үткәрелгән анализ 2022 елга тарифлар билгеләгәндә җайга салу органы тарафыннан исәпкә алыначак.