Каты коммуналь калдыклар штабы янә калдык белән эш иткәндә күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына кагылышлы мәсьәләне күтәрде

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышында чираттагы мәртәбә Казан шәһәрендә һәм Лаеш районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы тема каралды. Бу юлы штаб утырышы Казан шәһәре һәм Лаеш районы башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узды. Штаб утырышы эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Штаб, Казанда һәм Лаеш районында чүпне вакытында чыгармау турында халыктан алына торган шикаятьләрнең тискәре динамикасына бәйле рәвештә, бу мәсьәләне чираттагы тапкыр күтәрергә мәҗбүр булды. Бу атнада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Казан адресына – 22, Татарстан Республикасы Лаеш районы адресына 17 мөрәҗәгать алынган.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «Халык контроле» системасына алынган шикаятьләргә аңлатма биреп, әлеге муниципаль берәмлекләрдә калдыклар белән эш итү начарая бара, дип билгеләп үтте. Омбудсмен Константиновка бистәсендә, Мәскәү, Киров районнарында, Столбище, Комлы Кавал һәм Лаеш районының башка авыл җирлекләрендә урнашкан, чүпләнгән контейнер мәйданчыкларында барлыкка килгән чүплекләрнең фотоларын күрсәтте. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил штабның игътибарын муниципаль берәмлекләрдә килеп туган хәл турында берничә тапкыр фикер алышуга юнәлтте, әмма җирле үзидарә органнары һәм төбәк операторы тарафыннан тиешенчә эш алып барылмаганлыгы турында билгеләп үтте. Халык зарлануын дәвам итә. Мәсәлән, Лаеш районы буенча «Халык контроле» системасына килгән хәбәрләр саны, узган атна белән чагыштырганда, 2 тапкырга арткан. 

Төбәк операторы һәм башкарма комитетлары чүп чыгарудагы өзеклекләрнең сәбәпләрен дача участокларында һәм йорт яны территорияләрендә халыкның язгы активлыгы белән аңлата. Лаеш районында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча подрядчы оешманы алыштыру да тоткарлыкларның бер сәбәпчесе булган. Хәзер бу мәсьәлә, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков сүзләренә караганда, хәл ителгән.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова чүп чыгаруга бәйле хәлнең алга таба начараюын булдырмас өчен, төбәк операторларына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсен үтәүне, ә җирле үзидарә органнарына каты коммуналь калдыкларны чыгаруның расланган графиклары нигезендә калдыклар белән эш итү эшен катгый контрольдә тотуны сорап мөрәҗәгать итте. График үтәлеше турындагы хисапны Башкарма комитетлар штабның якындагы утырышында тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International